Республикада "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" волонтерлар акциясе дәвам итә

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Республикада "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" волонтерлар акциясе бара. Аның максаты - халыкны, беренче чиратта яшьләрне волонтер эшчәнлегенә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итүгә, өлкәннәргә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән уңай чараларны тормышка ашыру. Акциягә халыкны социаль тәэмин итү учреждениеләре хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды.

Биектауның "Өмет" үзәге социаль хезмәткәрләре Мәмдәл авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм анда катнашучылар күмелгән урыннарны төзекләндерү буенча акция уздырды.


Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Забавушка" халык фольклор ансамбле хәйрия концерты оештырды. Иҗат коллективында катнашучылар белән бергә өлкәннәр җырлады, биеде, такмаклар башкарды.

Буаның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Иске Суыксу авылында чишмә территориясен җыештырдылар. Алар чишмә территориясен чүп-чардан, коры үләннән һәм үсеп чыккан үсемлекләрдән чистартты. Хәзер яңадан чишмә су юлы матурланып, уңайланып китте.

"Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" ирекле акциясе дәвам итә, социаль хезмәткәрләр тагын бик күп әһәмиятле һәм файдалы чаралар планлаштырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International