“Ышаныч” үзәгендә социаль хезмәт алучыларның каникулы

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль ярдәмнән файдаланучыларның ялларын кызыклы һәм үзенчәлекле уздырырга тырыша.

Аеруча бу балаларның каникул вакытында бик актуаль. Узган атна мәдәни-массакүләм чараларга бай булды.

6 август көнне балалар "Синема Парк-6" кинотеатрында “Король Лев” дигән мультфильм карады. 7 августта “Джуманджи” хайваннар күргәзмәсендә яшь социаль ярдәм алучылар бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Моннан тыш балалар Орган залында узган “Однажды в августе” дигән искиткеч концертта да булдылар. Биредә социаль хезмәт алучылар сокландыргыч классик музыка тыңлады. 8 август көнне исә, балалар шәһәрнең Картиналар галереясендә “Калмыкия рәссамнары” дип исемләнгән күргәзмәне ачу тантанасында ерак республикадан килгән кунакларның үзенчәлекле һәм талантлы эшләре белән танышты. 9 август көнне балалар һәм аларның ата-аналары Шәһәр көне уңаеннан оештырылган традицион экскурсиядә булды. Тарих һәм туган якны өйрәнү музее экскурсоводы Алия Мөхәммәтханова сөйләвеннән экскурсантлар туган шәһәр тарихыннан кызыклы фактлар турында белде.

Чараларга бай атна “Без сәламәт булып үсәргә телибез” дигән темага Ял көне клубы белән тәмамланды.

Атна дәвамында узган чараларда йөздән артык социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International