"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру уңаеннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны поликлиникага һәм амбулаториягә медицина тикшерүе узу өчен китерәчәк. Авыл халкын медицина учреждениеләренә китерү буенча чаралар сентябрьдә үк башлана, ә әлегә республиканың муниципаль районнарында тикшерүләр уздырыла.
Республикага бүлеп бирелә торган федераль бюджет акчалары "LADA Largus" моделендә өстәмә 43 автотранспорт чарасы сатып алыначак. Һәр автомобильнең сыйдырышлыгы-5 пассажир урыны, шул исәптән кеше өчен кресло-коляскада бер урын.
Авыл җирлегендә өлкәннәрне кирәкле ярдәм һәм тәрбия белән тәэмин итү "Мобиль бригада" технологиясен үстерү дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта муниципаль районнарда үзәк район хастаханәләре, территориаль социаль яклау органнары белән килешү буенча, медицина тикшерүләрен үткәрү план-графикларын әзерләүне тәмамлый. Өлкән яшьтәге гражданнарның исемлекләре төзелә. Шулай ук барлык авылларның үзәк район хастаханәләреннән һәм амбулаторияләрдән ерак торуы исәпләнгән, анда медицина тикшерүе узачак. Бу юлдагы вакытны исәпләргә мөмкинлек бирәчәк, чөнки авыл халкын медицина учреждениесенә илтеп кенә калмыйча, кире торак пунктка кайтарырга да кирәк. Моның ничек эшләячәген күзаллау өчен күп кенә районнарда сынау рейдлары үткәрелде инде.
26 июньдә Биектау районында сынау рәвешендә пассажирлар илтү башкарылды. Гомумән алганда, 14 кеше район үзәк хастаханәсенә китерелде. "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рафис Газизов сүзләренә караганда, барысы да оешкан төштә узган.
1 августта Менделеевск районында да мондый маршрут сыналды. Шәһәрдән 21 км ераклыкта урнашкан Актазики авылыннан ике рейс ясадылар. Өлкәннәрне "Өмет яры" үзәге хезмәткәре озатып йөрде. "Район зур булганлыктан, без барысын да нәкъ менә үзәк район хастаханәсенә илтә алмыйбыз, ә фельдшер-акушерлык пунктларына алып барачакбыз - алар районда 26. Болар барысы да медицина учреждениеләре белән берлектә төзелгән план-графикларда чагылыш тапкан", - дип белдерде комплекслы үзәк директоры Илсөяр Зыятдинова.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасының административ территориясендә 43 муниципаль район бар. Бу районнардагы торак пунктларның 98,7 % ы - 65 яшьтән өлкәнрәк 156,5 мең кеше яши торган авыл торак пунктлары. "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" проектын гамәлгә ашыру кысаларында хәтта ерак авылларда яшәүче татарстанлылар да медицина учреждениеләрендә диспансерлаштыруны бернинди кыенлыкларсыз уза алачак.