Министрлыкта бурычлы дүрт предприятиедә хезмәт хакы түләү буенча мәсьәләләр каралды

2019 елның 19 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчъяклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

Координация советы эшендә тикшерү комитеты, прокуратура, суд приставлары хезмәте, дәүләт хезмәт инспекциясе, социаль иминиятләштерү фонды, дәүләт статистикасы хезмәте, республика министрлыклары, шулай ук профсоюзлар һәм эш бирүчеләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Бөгелмә, Нурлат һәм Чистай муниципаль районнары территориясендә урнашкан бурычлы дүрт предприятиедә хезмәт хакын түләү, иминият кертемнәре һәм салым түләү буенча бурычларны түләү мәсьәләсе каралды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Бөгелмә һәм Чистай муниципаль районнарының ике предприятиесе буенча материалларны прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрү турында карар кабул ителде. Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International