"Өмет чаткысы"нда профилактик чаралар

2019 елның 19 июле, җомга

Яшьләр арасында җинаятьчелекне киметү, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан,  Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Арча районының балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторы Энҗе Усманова белән очрашу оештырылды.

Реабилитантлар белән "Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы" темасына профилактик әңгәмә үткәрелде. Үз әңгәмәсендә инспектор урлау, талау, янау, тән җәрәхәтләре ясау  кебек җинаятьләр  кылган очракта нинди  җаваплылык каралганын аңлатып үтте.  Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор урамда, җәмәгать урыннарында, массакүләм ял итү урыннарында   тәртип кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте,   балаларга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искә төшерде, шулай ук бу начар гадәтләрнең ни өчен куркыныч булуын аңлатты.

Балалар белән әңгәмә барышында инспектор юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде һәм әлеге кагыйдәләрне үтәү зарурлыгына җентекләп тукталды.  Юл аркылы чыкканда,  ролик һәм велосипедларда йөргәндә наушниклар куллану куркыныч булуын аңлатты.

Тернәкләнүчеләр инспекторны тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган   сорауларга    җавап   алдылар.

Оештыручылар әлеге чара бушка узмады  һәм балалар үз тормышларының куркынычысызлыгы  бары тик үз-үзләренә генә бәйле икәнлеген истә калдырдылар дип өметләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International