Зәйдә җәйге чорда балалар эшен оештыру тикшерелде

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

Җәйге каникулларны нәтиҗәле итеп уздыру, “Татэнерго” АҖ филиалы – Зәй дәүләт район электр станциясендә җыештыручы булып эшләүче балалар үз алдына шундый максат куйган.

20 бала балигъ булмаганнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасында катнаша. Предприятие аны Зәй халык мәшгульлеге үзәге белән берлектә гамәлгә ашыра. 

Инде дүртенче җәй Эвелина Йосыпова Зәй ГРЭСында эшли. Балалар территорияләрне җыештыру, чәчәкләргә су сибү кебек эшләр башкара. Эвелина сүзләренчә, аңа баштагы чорда бераз авыррак була, әмма беренче хезмәт хакын алуга эшкә мөнәсәбәт үзгәрә. “Үзем эшләп алган акча, дип әйтүе дә икенче. Аның бәясе арта”, - ди ул.

Зәй шәһәренең 4 нче номерлы мәктәбе укучысы Данил Андров быелгы хезмәт хакын гардеробын яңартуга тотарга уйлый. Ул да өченче ел җәйге ял вакытында Зәй  ГРЭСында эшли.

Хезмәт сөючән бала, дип сөйли Данил турында әлеге юнәлешнең координаторы – Зәй ГРЭСында яшел хуҗалык хезмәткәре Татьяна Исаева. Ул 20 ел инде предприятиедә балигъ булмаганнар белән эшли. Белеме буенча мөгаллим – хезмәт тәрбиясен ничек оештырырга кирәклеген әйбәт белә.  “Һәр бала белән шәхси эш алып барырга кирәк. Әйтик, аның тәртибе начар икән, мин аны кызыксындырырга тырышам. Әзрәк мактап алсаң, үзләре белән горурлана башлыйлар”, - ди Татьяна Исаева. Аның сүзләренчә, бу эш нәтиҗәсен бирә: балаларда эшләргә теләк уяна, күпләре икенче җәй дә эшләргә килә.

Зәй ГРЭСында 14 яшьтән башлап 18 яшькәчә балалар хезмәт куя. Балалар эше закон таләпләре буенча оештырылган. “14 яшьтән 4 сәгать эшлиләр, 15 яшьлекләр – 4,8 сәгать, 17 яшьтән – 7 сәгать. Эш өчен махсус кием бирәбез. Теләп эшлиләр”, - ди административ-хуҗалык бүлеге җитәкчесе Галина Тулынина.

Хезмәт хакын оешма-предприятие эш сәгатеннән һәм күләменнән чыгып, әмма хезмәт хакының минималь суммасыннан түбән булмаган күләмдә түли. Татарстан икътисадының бюджет булмаган секторы өчен ул 12000 сум, ә дәүләт һәм муниципаль  учреждениеләр өчен – 11280 сум тәшкил итә. Халык мәшгульлеге үзәге аша эшкә урнашкан үсмерләр өстәмә матди ярдәм ала.

Балигъ булмаганнарны җәйге чорда вакытлыча эш белән тәэмин итү программасында Зәй ГРЭСыннан кала башкарма комитетның яшьләр эшләре буенча идарәсе дә катнаша.

Хәзер халык мәшгульлеге үзәгендә август аена төркем туплау тәмамланды. Документларны рәсмиләштерү бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International