Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2019 елның 17 июле, чәршәмбе

24 нче июль көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, наемга куелган персоналга карата таләпләр белән таныштырачак, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Чарада шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре дә киләчәк. Пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның мәгълүмат дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, ярминкәдә Россия Пенсия фондының Вахитов районындагы идарәсе белгечләре катнаша.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә килүчеләр түбәндәге сораулар буенча консультацияләр ала алачак; пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсия формалаштыру, 2019 елда пенсияләрне индексацияләү, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр, үз эшен ачу һәм бюджеттан тыш фондларга мәҗбүри түләүләр. Шулай ук,  гражданнарга үзләренең формалашкан пенсия хокуклары турында реаль вакыт режимында белергә мөмкинлек бирүче "иминләштерелгән затның шәхси кабинетында" теркәлү тәртибе күрсәтелә.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Казан шәһәре, Зинин урамы, 3 нче йорт адресы буенча 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International