11 июльдә "Демография" илкүләм проектының "Өлкән буын" төбәк проекты кысаларында Тәтеш район үзәк хастахәнәсендә түгәрәк өстәл узды.
Анда халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Александр Дубровский, амбулатор-поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Наталья Мазюкина, социаль яклау бүлеге башлыгы Ольга Колсанова, "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Татьяна Филимонова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Марина Земкова катнашты.
Утырышта 65 яшьтән өлкәнрәк авыл җирлегендә яшәүчеләрне медицина оешмаларына китерү, шул исәптән социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау буенча скрининглы анализлар үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу йомгаклары буенча медицина тикшерүен үткәрү планы-графигы төзелде, медицина оешмаларына китерү буенча "Юл картасы" төзәтмәләр кертелде.