"Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә чәчәк дәресе узды

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә арттерапия технологиясе кысаларында чәчәк композицияләре ясау чарасы уздырылды.

Чәчәкләр буенча белгеч, балаларга  композицияләр ясау өчен чәчәкләрнең яфракларын кисү, төрле төрдәге чәчәк гаммасын, шулай ук төрелмә пленка һәм кәрзинне ничек сайларга кирәклеген күрсәтте. Балалар розаның иң кырый таҗларының  “күлмәкләр” диеп аталуын һәм букет ясау алдыннан аларны алырга кирәклегенә төшенделәр.

Чараның икенче өлеше практик иде, анда балалар үзләре чәчәк композицияләре ясарга өйрәнде. Тернәкләнүчеләр тере чәчәкләрдән үзләренең шәхси букетларын бик теләп һәм рухланып эшләделәр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда фантазияне, иҗатны, табигатькә мәхәббәтне баета, шулай ук һөнәри күнекмәләрен үстерә. Бәлки аларның кайберләре киләчәктә флорист яки чәчәк сатучы һөнәрен сайлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International