Яшел Үзәндә эшсезләр һәм декрет ялындагылар бухгалтер һөнәре үзләштерде

2019 елның 16 июле, сишәмбе

Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә "Гамәли бухгалтер программаларын өйрәнү бухгалтеры" курслары тәмамланды. Уку белән беррәттән уңышлы квалификация имтиханын бирүне 10 эшсез  һәм балага 3 яшь тулганчы декрет ялындагы 5 хатын-кыз узды.

Курс тыңлаучылар "Бухгалтерия хисабы", "Салымнар һәм салым салу", "Аудит нигезләре", "1С:Предприятие" программалары белән эшләү күнекмәләренә өйрәнделәр. Укуларның уңышлы тәмамлануы курс тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге яңадан профессиональ әзерләнү хакында дипломнар бирү белән озатыла барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International