Бөгелмәдә "Эшсез мәктәбе" эшен дәвам итә

2019 елның 12 июле, җомга

Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 11 июль көнне “Эшсезләр мәктәбе" дигән чираттагы чара уздырды.

Чираттагы “Эшсезләр мәктәбе” мәгълүмати чарасы 1991 елның 19 апрелендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында”гы № 1032-1  РФ законының (кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) гражданнарга дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм аерым нигезләмәләр турында хәбәр итү максаты белән үткәрелде.

Чарага килүчеләр мәшгульлек үзәге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шул исәптән мәшгульлек хезмәте органнары юнәлеше буенча һөнәри белем алу, халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу, эшсез гражданнарны башка урынга күчерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат алды.

Шәхси эшмәкәрлек эшен ачкан вакытта эшсез гражданнарга бер тапкыр финанс ярдәме күрсәтү мәсьәләсе аерым каралды. Очрашуда катнашучылар үзмәшгульлек программасында катнашу, яңа эш башлаучы эшкуарлар өчен кайда һәм ничек укулар узу мөмкинлеге (шул исәптән онлайн-режимда) турында тулы мәгълүмат алдылар.

Әлеге чарада 6 кеше катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International