"Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә Әтиләр көне

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

21 июнь көнне Халыкара Әтиләр көне уңаеннан Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә уеннар, призлар һәм концерт программасы белән үрелеп барган спорт бәйрәме узды.

Әлеге чарада 24 хезмәт алучы катнашты. Чараның максаты тыныч вакытта каһарманлык бәйрәме буларак Әтиләр көнен бәйрәм итү, аның тарихы белән таныштыру.

Чара бик күңелле һәм кызыклы үтте. Бәйрәм традиция буенча  котлаулардан башланды. Яраткан әтиләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Бәйрәмне балалар иҗатының матур номерлары белән үрелеп барган спорт эстафетасы дәвам иттерде. Катнашучылар чын канәгатьлек һәм шатлык хисләре кичерделәр.

Мондый чаралар балалар тәрбияләүдә әтиләрнең абруен һәм ролен арттыра, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International