"Здравушка" да Сабан туе

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Казанның "Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Сабан туе бәйрәме узды.

Үзәк белгечләре тернәкләндерү узучы балаларның ата-аналары катнашында тамаша әзерләде. Балаларга милли татар костюмы, милли татар уеннары һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Барлык балалар һәм ата-аналар Сабан туеның халык уеннарында катнашты, алар арасында капчык киеп йөгерү һәм аркан тарту кебек традицион күңел ачу чаралары да бар иде.

Бәйрәм җылы дустанә шартларда узды һәм гомуми фотога төшү белән белән тәмамланды. Чара ахырында барлык катнашучылар да тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен уңай кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International