21 июньдә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре” дигән профилактик әңгәмә булып узды.
Әлеге чараның максаты балаларны зарарлы гадәт төшенчәләре белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше турында белемнәрен актуальләштерү.
Бу дәрестә балалар гадәтләр һәм аларны классификацияләү турында фикер алыштылар. Күзәтү өчен “Гадәтләр ничек барлыкка килә”дигән фильм күрсәтелде. Аннан соң балалар “Кеше гигиенасы” дигән уен уйнады.
“Зарарлы гадәтләр” видеоролигын анализлап, балалар куелган сорауларга актив җавап бирде. Ә иң мөһиме “Тормышта начар гадәтләрсез яшә, үз һәм башкаларның сәламәтлеген сакла” дигән нәтиҗәгә килделәр.
Чарада 23 кеше катнашты.