Республиканың авыл әниләре бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен гариза тапшыра ала

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларда илдә балачак еллары дип игълан итте, аның кысаларында яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән кайбер инициативалар кертелде.

Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә, бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум түләнә, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса –  аңарга 100 мең сум акча каралган.

Татарстанда беренче бала тапкан 873 яшь ана һәм өченче баласы туган 171 хатын-кыз 2019 елның 21 июненә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International