"Кояшкай" үзәге хезмәткәре учреждениенең иң яхшы психологы дип танылды

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Авыр тормыш хәлендә калган кеше белән эшләүче белгечләргә сабырлык, тирә-юньдәгеләргә карата миһербанлы булу сорала.

Әлеге күркәм сыйфатларга Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә нәкъ менә шундый белгечләр эшли дә инде.

Алар инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга, балаларга квалификацияле ярдәм күрсәтә. "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы чарада  "Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе иң яхшы хезмәткәре"   конкурсында җиңүчеләргә дипломнар тапшырдылар.   

"Кояшкай" үзәге психологы Г.Сәлиманова беренче урын яулады. Шулай ук хезмәт буенча инструктор Е.Панова катнашында ярымпрофессиональ Silver  машинасында перфокарт ярдәмендә төрле төстәге орнаментларны машина белән бәйләү технологиясе буенча мастер-класс оештырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International