Бүген Теләче районының "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре Россия көненә багышланган "Минем яраткан туган ягым" дигән темага асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде.
Конкурста теләге булган һәркем катнаша алды. Балалар төсле акбурлар белән Россия флагы, күк йөзе, кояш, салават күпере һәм башка бик күп кызыклы рәсемнәр ясады. Рәсемнәр кызыклы һәм матур килеп чыкты. Конкурста катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.