Баулы "Гаилә" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган чарада катнашты.
Китапханә хезмәткәрләре белән очрашу турында алдан ук белеп, балалар авторның әсәрләрен искә алырга тырышты, аның биографиясе белән таныштылар.
Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирде, Пушкин әсәрләрен цитаталар буенча таптылар. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, социаль приютта тәрбияләнүчеләр авторның "Руслан һәм Людмила" иҗат мирасы буенча бик яхшы белемнәрен күрсәтте. Балалар барлык сорауларга да дөрес җавап бирде, шуның өчен "А.С.Пушкин әсәрләрен белүче" күкрәк билгесен алдылар.