Түбән Камада вакантлы эш урыннары кече ярминкәсенә йомгак ясалды

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды, анда 44 граждан катнашты.

"Түбән Кама икмәк комбинаты" ААҖ, "Татэлектромонтаж" СМУ АҖ, "Хайер Лаундри Машин Рус" ҖЧҖ, "Преттль-НК" ҖЧҖ үзләренең эш урыннарын тәкъдим иттеләр. Эш эзләүче гражданнарга 3-4 разрядлы кондитер, пешерүче, кухня эшчесе, ярдәмче эшче, йөк ташучы, техник-технолог, пекарь-мастер, 4-5 разрядлы слесарь, 4-5 разрядлы бетончы, комплектлаучы, тәэмин итү буенча менеджер, кабель эшләнмәләре җитештерүче, сыйфат контролеры, смена мастеры, мастер, техник документацияне рәсмиләштерү буенча менеджер һ. б. вакансияләр тәкъдим ителде.

Килүчеләр интернет-ресурслар аша, шул исәптән "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында мәгълүмат алды. Вакансияләр ярминкәсенә килгән һәр кешегә порталдан файдалану буенча инструкция тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International