Июньдә татарстанлыларны өстәмә ял көннәре көтә

31 май 2019 ел., җомга

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.

"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасында Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн санала.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза бәйрәме башлана торган көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.

2019 елда Татарстан Республикасы Президентының "2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме үткәрү көнен билгеләү турында " гы указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июньдә үткәрелә башлый.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

Шулай итеп, 2019 елда 4 һәм 12 июнь ял көннәре булып санала. 3 һәм 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования