Теләче яшүсмерләренә Интернетның нинди куркыныч янавы турында сөйләделәр

2019 елның 17 мае, җомга

Теләченең "Чишмә" гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм үзәге белгечләре  "Без цифрлы дөньяда: мөмкинлекләр һәм тискәре күренешләр" темасына чираттагы дәрес оештырдылар. 

Дәреснең максаты - яшүсмерләрнең Интернет челтәреннән файдаланганда төп куркынычлар турында белем дәрәҗәсен күтәрү. Чара барышында балигъ булмаганнар белән әңгәмә үткәрелде. Алар цифрлы дөньяның төп хәвеф-хәтәрләре һәм янаулар турында фикер алышты. Шулай ук яшүсмерләргә челтәрдәге зарарлы мәгълүматтан үзеңне ничек якларга кирәклеге турында гамәли киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International