Халыкара гаилә көненә багышланган велоузыш

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Кичә Балык Бистәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган велоузыш узды. Гаилә велоузышы "Яшьлек" стадионыннан башланып китте.

Балалар иҗат үзәге, район китапханәсе интерактив мәйданчыкларда конкурс программалары әзерләгән иде. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре  тарафыннан "Ромашка бүләк ит" акциясе һ.б.чаралар узды.

Велоузышта катнашучылар Үзәк мәйданга финишка килде. Ярышта катнашучыларны район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина котлады. Велоузышта катнашучыларның барысы да үзенчәлекле медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

 Халыкара гаилә көненә багышланган "Барысы да гаиләдән башлана" концерты гаилә дуэтлары һәм башка үзешчән артистлар катнашында бәйрәм атмосферасы тудырды, килгән кунакларга шатлык өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International