Татарстанлылар Ураза бәйрәме һәм Россия көне уңаеннан өстәмә ял көннәре алачак

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.

"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә Татарстан Республикасында Ураза бәйрәме эшләми торган бәйрәм көн булып тора.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Ураза бәйрәме башлана торган көн Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.

2019 елда Татарстан Республикасы Президентының "2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен үткәрү көнен билгеләү турында " гы карары нигезендә Ураза бәйрәме 4 июньдә үткәрелә башлады.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95 статьясы нигезендә эшләми торган бәйрәм көненә туры килгән эш көне яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими.

Шулай итеп, 2019 елда 4 һәм 12 июнь ял көннәре булып санала. 3 һәм 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International