Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,61% тәшкил итә

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

2019 елның 14 маена республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 357 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 308 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 41 183  вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 585  вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,3 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 241 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 236 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 16 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International