Министр Эльмира Зарипованың Халыкара гаилә көне уңаеннан мөрәҗәгате

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген, 15 майда, без иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Гаилә һәрвакыт, һәр кеше тормышында иң мөһим кыйммәтләрдән санала. Нәкъ менә гаиләдә милләтнең әхлакый, физик сәламәтлеге нигезләре формалаша, рухи һәм мәдәни традицияләр барланып саклана.

Бүгенге көндә дәүләт гаилә институтын ныгыту, яклау, тату гаилә нигезләрен һәм кыйммәтләрен формалаштыру өчен бар көчен куя.

Безнең республикада гаиләгә ярдәм итү һәм аны ныгыту, демографик вәзгыятьне яхшырту, балаларга төпле, сыйфатлы тәрбия бирү, уку һәм ял итү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән дәүләт программалары комплексы рәвештә гамәлгә ашырыла.

Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә.

Бүгенге көндә Татарстанда шундый 35 177 гаилә бар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2018-2027 елларны илдә “балачак еллары” дип игълан итте, аның уңаеннан яшь гаиләләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән кайбер тәкъдимнәр кертелде.

Бу - төбәктәге керемнәре яшәү минимумыннан 1,5 тапкыр кимрәк булган гаиләләргә ипотека кредиты программасы, кредит буенча ставкаларны субсидияләү, бала поликлиникалары төзү, белем бирүнең сыйфатын яхшырту.

Татарстанның балалы гаиләләренә республика дәрәҗәсендә билгеләнгән социаль ярдәм чаралары да күрсәтелә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга өстәмә бер тапкыр ярдәм күрсәтү турында Карар кабул итте.

Әйтик, 2018 елның 1 гыйнварыннан беренче яки өченче бала туганда, алар гаилә бюджеты дәрәҗәсенә карамастан, 50дән 100 мең сумга кадәр акча алырга мөмкиннәр.

Узган ел Татарстанда беренче бала тапкан 1 689 һәм өченче баласы туган 327 хатын-кыз яңа түләүләр алды.

Гаиләгә, ата-аналарга һәм балаларга ярдәм итү мәсьәләләрендә «хәвефле төркемнәргә» аерым игътибар бирелә.

Социаль тармак белгечләре күп балалы гаиләләрнең, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын күзәтә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү оешмалары тарафыннан кирәкле социаль, хокукый һәм матди ярдәм күрсәтелә. Бу исә, социаль ятимлекне, балигъ булмаганнар арасында сукбайлыкны киметүгә һәм бетерүгә ярдәм итә.

Моннан тыш, белгечләр мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә.

Халыкара гаилә көнендә лаеклы тәрбия бирүче ата-аналарга гына түгел, тәрбиягә бала алганнарга, гарип балалы һәм күп балалы гаиләләргә, шулай ук күп еллар дәвамында йорт җылысын саклый торган гаилә парларына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

 Гомер сәхифәләрегез гаилә юлына аяк баскан яшь парлар өчен бары тик үрнәк булып торсын.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Бу бәйрәм көнендә мин сезгә нык сәламәтлек, иминлек, шатлык һәм елмаюлар телим!

Һәр йортта тынычлык, татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International