Яшел Үзәндә яшьләрне төрле һөнәрләр белән таныштырдылар

2019 елның 26 апреле, җомга

 23 апрельдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс үзәге “Рәхәт” белән берлектә авыр тормыш хәлендә калган гаилә яшүсмерләре өчен “Минем сайлау” дип исемләнгән һөнәри юнәлеш чарасы үткәрде.

Чара барышында яшүсмерләр мәшгульлек үзәгендә нинди хезмәтләр алырга мөмкин, мәшгульлек хезмәтенә кемнәр күбрәк мөрәҗәгать итә, шәһәр һәм төбәктә ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында мәгълүмат алды.

Яшүсмерләр үзәк белгеченнән җәй көне укудан буш вакытта ничек вакытлыча эшкә урнашырга икәнлеге турында белде, буклетлар алдылар. Өстәмә белем бирү шәхси мәгариф учреждениесе "Эрудит-Селдом" белгечләре яшүсмерләрнең һөнәри кызыксыну өлкәләрен билгеләү өчен аларга һөнәри тест уздырды, тест нәтиҗәләре буенча җентекле консультация үткәрде. Шулай ук сайлап алынган һөнәрләр тасвирланган профессиограммалар тараттылар, теге яки бу һөнәр алырга мөмкин булган белем бирү учреждениеләре турында сөйләделәр. Чара ахырында укучылар хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр турындагы видеосюжет белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International