ЭльмираЗарипова Советлар Союзы герое Борис Кузнецовны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

2019 елның 26 апреле, җомга

Мөхтәрәм кунаклар Борис Кирилловичны якынлашып килүче Җиңү көне һәм Пасха белән котлады, аңа сәламәтлек, иминлек һәм яхшы кәеф теләде. Эльмира Зарипова каһарманга котлау сүзләрен укыды һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк тапшырды.

Аннан соң ветеран кунакларга үзенең ничек фронтка китүе, сугышчан батырлыклары турында сөйләде. Җылы әңгәмә Борис Кузнецовның  йортында бәйрәм өстәле янында барылды.

Кузнецов фронтка 1943 елның маенда китә. Ул Волхов, Дала һәм 2 нче Украина фронтларында сугышкан, Ленинград, Курск сугышында, Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Германия территориясендәге сугышларда, Берлин Штурмында катнашкан. Өч тапкыр яралана һәм контузия ала, әмма яңадан алгы сафка, хәрби стройга әйләнеп кайта.

Хәзерге вакытта Борис Кириллович ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып бара, аңа "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелә.

Ветеран Бөек Җиңүнең 74 еллыгын күтәренке рухта каршыларга әзер булуын белдерде.

Министр Борис Кирилловичны якынлашып килүче Җиңү көне белән чын күңелдән котлады, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International