Тәтеш мәшгульлек үзәгенең социаль хезмәткәрләре мавыктыргыч дәрестә катнашты

2019 елның 26 апреле, җомга

25 апрельдә "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы киңәшмә узды. Ул ике өлештән торган конкурс программасы рәвешендә, гадәти булмаган формада үтте.

Беренче өлештә бүлек мөдире Марина Земкова тиз арада тест-сораштыру тәкъдим итте. Анда бер дөрес җавап сайларга кирәк иде, социаль хезмәткәрнең көндәлек тормышында бара торган хәлләр һәм әлеге хәлләрдә ничек дөрес эш итәргә кирәклеге турында әйтелде. Шулай ук "Социаль хезмәткәр практикасында социаль медицина" викторинасы практикада теоритик белемнәр кулланып үткәрде.

Үзәкнең директор урынбасары Любовь Мельникова дәреснең икенче өлешен Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышлады. Төрле конкурслар һәм биремнәр хезмәтне саклау буенча төрле аспектларга кагылырга, төрле хезмәтләрнең билгеләмәләре, ситуацияләре, инструктажлар һәм телефон номерлары искә төшерергә мөмкинлек бирде.

Барлык биремнәргә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге киңәшмә социаль хезмәткәрләргә иҗади яктан ачылырга һәм үзләренең белемнәрен, осталыкларын коллектив эшендә кулланырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International