Буада Халыкара балалар ышаныч телефоны көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган чара узды.

Чарада "Преодоление " яшүсмерләр клубы катнашты. Аларга авыр тормыш хәлендә калган теге яки бу мәсьәләләрне хәл итү буенча түләүсез һәм аноним консультатив ярдәм турында сөйләделәр.

Психолог Альбина Кәримова  балаларга "Ышаныч телефоны" хезмәте эшчәнлеге турында бәян иттее, яшүсмерләр калырга мөмкин булган авыр тормыш хәлләре турында әңгәмә үткәрде.

Чара ахырында "Преодоление" клубы волонтерлары әлеге темага белешмәлекләрне үз мәктәпләрендәге балаларга таратырга теләк белдерде. Аларга барлыгы 38 белешмәлек бирелде.

Психолог балаларга авыр минутларда ярдәм күрсәтә торган "Ышаныч телефоны" хезмәтенең әһәмиятен җиткерергә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International