Менделеевск районында "Игелекле гамәлләр атналыгы"

2019 елның 19 апреле, җомга

Менделеевск районында "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә "Язгы игелек атнасы" уңаеннан төрле акцияләр башланды.

"Яхшылык күрсәтү көне" чарасы атна башында узды. Социаль хезмәткәрләр үз карамагында булган авылларда яшәүчеләрнең йорт янындагы территорияләрен тәртипкә китерделәр. Алар калган карны тараттылар, чүп-чарны җыйдылар.

"Игелекле хезмәт күрсәтү көне" чарасы шәһәр карамагындагы картлар өчен оештырылды. Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга фатирларын җыештырырга ярдәм иттеләр: келәмнәрне чистарттылар, идәннәрне юдылар.

Акцияләрнең максаты - район халкын ирекле эшләргә җәлеп итү, социаль әһәмиятле проблемаларны чишүгә һәм халыкның гражданлык активлыгын күтәрүгә юнәлтелгән социаль әһәмиятле чараларны тормышка ашыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International