Республиканың ике авыл хуҗалыгы предприятиесе 9,6 млн сумлык бурычын кайтарды

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Апас муниципаль районының ике предприятиесендә 9600,0 мең сумлык бурыч түләнде. Әлеге суммманы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче 1019 хезмәткәр алды.

"Свияга" АХП" ҖЧҖүзенең 950 хезмәткәренә 8500,0 мең сум акча түләде.

"Каратун ашлык" ҖЧҖ 69 хезмәткәре алдында 1100,0 мең сумлык әҗәтен кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International