Яшел Үзән мәшгульлек үзәге шәһәрнең эш бирүчеләре белән киңәшмә уздырды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

21 мартта Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен 2019 елга эш бирүчеләргә квоталар билгеләү турында" карары үтәлү соравы буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә шәһәр һәм районның 21 предприятиесе һәм оешмасы катнашты.

Чарада катнашучыларга карарны үтәмәгән өчен җаваплылык турында мәгълүмат, шулай ук хисап бирү сроклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Киңәшмәдә пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлү һәм яшь буенча дискриминация булдырмау, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны, шул исәптән инвалидларны, эш белән тәэмин итү өчен вакытлыча эш урыннары оештыру мәсьәләләре, шулай ук мәшгульлек үзәге юлламасы буенча эшкә урнаштырылган инвалидның хезмәте өчен түләү чыгымнарын каплауга Татарстан  бюджетыннан субсидияләр алу мөмкинлеге каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар инвалидлыклары булган гражданнарның резюме банкы белән танышты, мәшгульлек үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар хакында белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International