"Веста" үзәгендә "Ләкләк көтәбез" клубы эшен дәвам итә

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Түбән Кама “Веста” үзәгендә социаль белгеч Анастасия Ильина “Ләкләк көтәбез” клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатыннар өчен  “Йөкле вакытта физкультура белән шөгыльләнергә ярыймы?” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.

Дәрес бала көтүче гаиләләр белән эш алып барыла торган учреждениеләр исемлеген барлаудан башланды. Түбән Камада бу – шәһәр дәүләт хастаханәсенең консультатив – диагностика бүлегендә “Сонатал” кабинеты эшли торган перинаталь үзәк. Булачак әниләр өчен Лазарев методикасы буенча ике атналык дәресләр тәкъдим итә.

Шулай ук шәһәрдә “Пеликанчик” сәламәт бала табуга әзерлек буенча мәктәп эшли. Нәкъ менә шушы мәктәптә йөкле хатын-кызлар белән бала табуга психологик һәм физик әзерлек белән шөгыльләнәләр. Бу мәктәптә, табиб-гинеколог консультациясеннән соң, хатын-кызлар гимнастика белән шөгыльләнә, чөнки табиблар фикеренчә, физик күнегүләр булачак әниләргә бик кирәк. Соңыннан катнашучыларга “Йөклелек вакытында спорт белән шөгыльләнергә кирәкме?” дигән видеофильм карарга тәкъдим ителде. Әлеге видеофильмда табиб акушер-гинеколог моның уңай якларын һәм физик культура белән шөгыльләнүнең файдасы турында сөйләде. Фильм караганнан соң, хатын-кызлар авырлы вакытта үзләренең  физик күнегүләр белән шөгыльләнү мәсьәләсе буенча фикерләре белән уртаклаштылар.

  Дәрес ахырында, белгеч булачак әниләргә: “Йөкле вакытта яхшы физик формада булу мөмкин генә түгел, ә бик кирәк" дигән белешмәлекләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International