Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чиклеләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрде

2019 елның 22 марты, җомга

 21 мартта Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Ачык ишекләр көне” узды.

Әлеге чара  Федераль законны тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән шәһәре һәм районының инвалидлар оешмасы белән берлектә оештырылды.

Әлеге чарада 8 граждан катнашты, үзәк хезмәткәрләре аларга мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре, аларны күрсәтү тәртибе һәм квоталы эш урыннары буенча булган вакансияләр турында мәгълүмат җиткерде.

Теләге булган гражданнарга резюме төзүдә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International