Уен технологияләре - һөнәри юнәлеш бирү ысулы

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Минзәләнең "Умырзая "мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге белгечләре "ПрофХ" инклюзив уен технологиясе буларак яшүсмерләрнең һөнәри үзбилгеләнүен активлаштыру инструменты буларак" дигән семинарда катнашты.

Уен технологиясе балаларны һөнәр һәм белгечлекләрнең киң даирәсе, уку йортлары һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштыра, белем бирү һәм хезмәт эшчәнлеге белән кызыксынуны стимуллаштыра, һөнәр сайлаганда шәхси сыйфатларны, сәләтлелекне һәм белемнәрне исәпкә алуның мөһимлеген аңлата.

Тернәкләндерү курсы узучы балалар уенга актив кушылалар, кызыксыну күрсәтәләр, үзара хезмәттәшлек итәргә, килешергә, көндәшлек итәргә өйрәнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International