Яшел Үзәндә эшсезләр пешекче һөнәрен үзләштерә

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

"Квалификацияләрне үстерү буенча төбәк агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешманың Яшел Үзән филиалында "Пешекче" һөнәре буенча төркем ачылды.

Биредә 10 эшсез граждан укый башлады. Укулар барышында курсларны тыңлаучылар төрле ризыклар пешерергә һәм аларны бизәргә өйрәнәчәк, ашамлыкларны ничек сакларга кирәклеге турында файдалы мәгълүмат алачак һ.б. серләрне үзләштерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International