Минзәләдә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум узды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

15 нче март көнне Минзәлә муниципаль районының "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында ведомствоара киңәйтелгән консилиум узды.

Балалар приютында тору вакыты чикләнгән булганлыктан, белгечләр алдында катлаулы бурыч тора; кыска вакыт эчендә баланың кризис халәтен җиңеп чыгу, гаилә белән низагны хәл итү, балаларны укуга тарту, хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү, дәвалауны оештыру, аның киләчәген билгеләү. Приют эшендә консилиумнар үткәрү мөһим этап булып тора, алар барышында баланы реабилитацияләүнең индивидуаль программасы эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International