Совет районында яшәүчеләр вакансияләр ярминкәсенә чакырыла

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Иртәгә, 19 март көнне, Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Эш эзләүче казанлыларга үз вакансияләрен "Таттелеком" ГАҖ, "Ашыгыч чакырулар хезмәте-112" ТР ДБУ, "СитиСтафф" ҖЧҖ һ.б. тәкъдим итәчәк.

Ярминкәгә килүчеләр түбәндәге вакансияләр: автомобиль йөртүче, трамвай йөртүче, кондуктор, кухня эшчесе, менеджер, оператив дежур смена операторы, элемтә үзәге операторы, телемаркетинг бүлеге операторы, срогы чыккан бурычлар белән эшләү операторы,  сатучы-кассир, азык-төлек товарлары сатучы, психолог һ.б.  белән таныша алачак.

Чара 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Журналистлар урамы, 13 йорт.

Керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International