Чистайдагы авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт хакы буенча бурычларын өлешчә кайтарды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. Чистай муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде.

Чистайда үз эшчәнлеген авыл хуҗалыгы тармагында гамәлгә ашыручы "Чистай катнаш азык заводы" ҖЧҖ 75 хезмәткәренә 808,4 мең сумлык бурычын каплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International