"Татфлот" суднолар йөрү компаниясе хезмәт хакы буенча бурычның бер өлешен кайтарды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла.

"Татфлот" суднолар йөрү компаниясе" АҖ предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычның бер өлеше түләнде.

Үз эшчәнлеген транспорт һәм файдалы казылмалар чыгару тармакларында гамәлгә ашыручы акционерлык җәмгыяте 1422 хезмәткәренә 75388,0 мең сумлык әҗәтен кайтарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International