"Изгелек" үзәге карамагындагыларны резюме төзергә өйрәтәләр

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова эшче һөнәрләр елы уңаеннан "Резюме төзү" буенча мастер-класс үткәрде. 

Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны заманча резюмеларны төзү таләпләре һәм эш эзләгәндә аның роле белән таныштыру.

Резюме - эшкә алганда таләп ителә торган рәсми документ, анда кешенең гадәте, эш тәҗрибәсе, белеме турында һәм эшкә кагылышлы мәгълүматләр туплана.

Мастер-класс барышында социаль хезмәт алучылар "Резюме" төшенчәсе һәм аның структурасы белән таныштылар. Социаль хезмәт алучылар "Резюме структурасы" белешмәләрен файдаланып, күнегүләр ясады, үз резюмеләрен төзеделәр. Соңыннан катнашучылар үз резюмеларын укыды, күнегүләрне башкарганда нинди кыенлыклар чыгуы турында фикер алыштылар.

Чара җылы, күңелле атмосферада узды. Мастер-класс үткәргәннән соң, катнашучылар әлеге материалның танып-белү һәм файдалы булуын әйтте.

Мастер-класста 6 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International