Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны яңадан үзгәрде

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевскида рәсми рәвештә теркәлгән 66 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 3 кешегә күбрәк.

Бу атнада Алабуга һәм Кама Аланында эшсезләр санының шундый ук артуы күзәтелә, анда 2019 елның 19 февраленә мәшгульлек үзәкләрендә 356 һәм 358 эшсез исәпләнә.

Шулай ук, бу атнада Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Чистайда эшсез гражданнар саны бераз арткан. Әлеге моношәһәрләрдә 1 141, 470, 1 055 һәм 329 рәсми теркәлгән эшсез гражданнар исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International