Хисап атнасында республика эш бирүчеләре 2 209 вакантлы эш урыны тәкъдим итте

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

2019 елның 19 февраленә республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсез 12 335 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 294 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,61 % тәшкил итә.

 Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 209 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 856 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа теркәлгән эшсезләрнең 785е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 29 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез статусын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International