10 февраль көнне Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында "Добро Даром" хәйрия фонды волонтерлары булып китте.
Бу фондта бары тик фикердәшләр генә тора, алар өчен иң мөһиме – үзе ярдәм итә алмый торган кешеләргә ярдәм. Оешманың һәр әгъзасына төп таләп - башкаларның газапларына карата битараф калмау.
Фондның миссиясе мохтаҗларны коткару гына түгел, ә күп кенә кешеләрнең эчке дөньясын төзекләндерү дә. Һәр кеше белән җанлы аралашу, гитарада җанлы музыка уйнау, һәр социаль хезмәт алучыга бүләк тапшыру - болар барысы да безнең әби-бабайларыбызнын күңелләрен күтәрде, алар кунакларны бик шатланып кабул иттеләр.