Ике авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәт хакы буенча 5 млн сумнан артык бурыч кайтарды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын саклауны үз вакытында һәм тулы хезмәт хакы белән тәэмин итү эшен дәвам итә.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурычлар кайтарыла. 

Авыл хуҗалыгы тармагында үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы предприятиеләр 396 хезмәткәр алдында 5133,0 мең сумлык бурыч түләде.

"Чулман" ҖЧҖ 256 хезмәткәргә 3000,0 мең сум әҗәтен кайтарды.

"Минзәлә" ҖЧҖ 140 хезмәткәр алдында 2133,0 мең сумлык әҗәтен түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International