Авылда яшәүче аналарга бер тапкыр түләнелә торган бала акчасына гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Узган ел Россия Президенты Владимир Путин "Балачак унъеллыгы" милли пректын тормышка ашыруны игълан итте. Аның уңаеннан, яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту буенча, берничә тәкъдим кертелде.

Бала туганда бер генә тапкыр бирелә торган түләү Республика матди ярдәм үзәгенә, бала туганнан соң алты айдан да соңармыйча мөрәҗәгать ителгән очракта гына күчерелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан шулай ук, авылда өч елдан да ким яшәмәгән һәм 2018 елның гыйнварыннан бала тапкан яшь хатыннарга бер мәртәбә түләү карары кабул ителгән. Шулай итеп, беренче бала анасы 25 яшенә җитмәгән булса, аңарга 50 000 сум, әгәрдә ана 29 яшендә өченче баласын тапкан булса – аның 100 мең сум акча алуы каралган.

2019 елның 8 февраленә Татарстанда беренче бала тапкан 170 яшь ана һәм өченче баласы туган 38 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International