Әлмәттә Эш бирүче көне

5 февраль 2019 ел., сишәмбе

8 нче февральдә иртәнге сәгать сигездә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Әлмәт транспорт идарәсе" катнашында "Эш бирүче көне" үткәрә.

Ярминкәгә килүчеләргә: эш белән тәэмин итү хезмәтенең вакансияләр банкы белән танышырга; эш бирүче белән очрашып әңгәмә узарга һәм эшкә урнашу турында килешергә; психолог-профконсультантта үз һөнәри ориентациясен билгеләүгә тест узарга мөмкин булачак.

Чарада катнашырга теләүчеләрне Герцен урамы, 86 А адресы буенча көтәләр. Белешмәләр өчен телефон 8 (8553) 32-34-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования