"Ышаныч" үзәге ата-ана һәм балаларның уртак эшчәнлеген оештыру ысуллары белән таныштырды

2019 елның 1 феврале, җомга

Гомеренең беренче көннәреннән үк бала социаль мәгънәгә ия. Аның һәр ихтыяҗы башка кеше ярдәме белән генә канәгатьләндерелергә мөмкин. Социализация, яки баланың гомумкешелек тәҗрибәсе башкалар белән аралашканда туплана.

Әлеге теманы ачу уңаеннан, Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Кышкы уеннар" дигән чара уздырылды.

Катнашучылага сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар белән социаль хезмәт алучылар арасыннан төрле ял итү төрләрендә хезмәттәшлек итү алымнары белән танышырга тәкъдим ителде. Спорт һәм хәрәкәт уеннары, катлаулы булмаган ребусларны чишү һәм сөйләм үсешенә уен күнегүләрен үтәү һ.б.

Югары нәтиҗәгә ирешү өчен, социаль хезмәт алучылар белән төркем оештырылды. Моның өчен катнашучылар төркемнәргә бүленде. Һәр төркемдә этапларны үтүнең эзлеклелеген билгеләгән маршрут кәгазе бирелде. Бу һәрберсенең шәхси үзенчәлекләренә таянып, процессның барлык катнашучыларын активлаштыру мөмкинлеге бирде.

Катнашучылар сүзләренә караганда, алар гаилә тәрбиясе өлкәсендә файдалы белемнәр алды, уңай энергетика белән генә чикләнмичә, үз балалары үз баласы өчен чын дус булырга кирәклеге кабат төшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International