Казанда балалар интернат-йортлары вәкилләре һәм волонтерлар очрашуы узды

2019 елның 1 феврале, җомга

1 февральдә Республика ресурс үзәгендә Татарстан республикасының балалар интернат-йортлары һәм волонтерлар хәрәкәте вәкилләре катнашында киңәшмә узды.

Очрашуда Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернат-йорты музыка җитәкчесе Л. Хаматова, акылга зәгыйфь балалар өчен Дербышкино балалар интернат-йорты өлкән тәрбиячесе В.Медведева, «Волонтер-медиклар»  төбәк координаторы А. Макарова, Яшь юристлар советы волонтеры И. Фәрхуллина һәм Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә балалар интернат-йортларында мәдәни-ял итү һәм сәламәтләндерү чараларын оештыру һәм даими нигездә волонтерлар һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белән хезмәттәшлек итүгә багышланган иде.

Чара барышында  тәрбияләнүчеләрне саф һавада йөртүне оештыруга ихтыяҗ ачыкланды. Волонтерлар бу мәсьәләне хәл итүнең берничә вариантын тәкъдим итте, аерым алганда, Саба балалар интернат-йортына район поликлиникасы белән хезмәттәшлек итү тәкъдим ителде.

Шулай ук волонтерлык отрядларын өстәмә мотивацияләү һәм Республика ресурс үзәге базасында волонтерларны укыту мөмкинлеге мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Ахырдан киңәшмәдә катнашучылар хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау турында килеште. Мондый очрашулар волонтерлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм ныклы элемтәләрне җайга салу өчен даими рәвештә уздырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International