"Өмет утрауы" комплекслы үзәгендә яңа иҗади проект

2019 елның 1 феврале, җомга

Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утравы” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында 2019 елдан “Без төрле -- без тигез” клубы эшли.

Аның максаты - социаль тернәкләндерүдә сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә тормышка җайлашу мөмкинлекләрен, хис-тойгыларын һәм иҗади потенциалларын үстерүгә юнәлдерелгән эбру техникасы (суда рәсем ясау) һәм “Зонтик” уены күнегүләре ярдәмендә булышуны оештыру.

Әлеге клубның җитәкчесе - гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.

Кешенең иң төп ихтыяҗларының берсе - иҗатка омтылыш. Сәнгатьнең теләсә-кайсы төре кебек, “Эбру” - суда рәсем ясау да, иҗат итү процессында катнашу, искиткеч гүзәллек тудыру мөмкинлеге белән җәлеп итә. Үсеш үзенчәлекләре булган балалар өчен бу аеруча актуаль, чөнки мондый баланың үз хезмәтенең нәтиҗәсен һәрвакыт тулаем күрү мөмкинлеге юк.

“Мондый дәресләр нәтиҗәсендә теоретик белемнәрне практикада куллануның уңай динамикасы, балаларның кулларының вак моторикасы үсеш алуы, иҗади потенциалларының, фантазияләренең, уңай эмоцияләренең чагылыш табуы, ачыграк күренә башлавы көтелә”, - ди гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International